Язучы, «Татарстан» радиосы журналисты Дания Гайнетдинова бакыйлыкка күчкән.
Дания Гайнетдинова – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дания Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итте. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. («Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер», «Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда» һ.б.).
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!









