Брикс саммиты уңаеннан, кунакларга мәдәни чаралар да тәкъдим итәләр. Шуларның берсе “Татарстанда эшләнде” дигән күргәзмә. Ул инде ачылды, һәм 25 нче октябрьга кадәр дәвам итә. Экспозиция ике мәйданчыкта- Татарстан Дәүләт Советы каршында һәм парламент бинасында урнашкан.
Люкс автомобильләр, яхталар, вертолетлар, инновацион технологияләр – болар барысы да Татарстанда эшләнә. Күргәзмәдә Республиканың 13 сәнәгать оешмасы үз продукциясен тәкъдим итә. Күргәзмә безнең казанышларны гына түгел, ә Татарстанны икътисадый яктан да көчле төбәк буларак күрсәтә.
Әйтик, медицина өлкәсендә зур үсеш күзәтелә. Менә бу аппарат, буыннар протезы барлыкка китерә һәм эре сөякләрне модельләштерә. 3Д технологиясе белән эшләнгән сөякләр инде күп кешеләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек биргән.
Әлеге күргәзмә, Россиянең БРИКС илләре белән икътисадый хезмәттәшлегенә яңа мөмкинлекләр ача. Россия авыр йөк автомобильләренең иң танылганы ул КАМАЗ. Алар предприятиесеннән үзбушаткычлар, бортлы йөк машиналары, автобус тәкъдим ителгән. Шулай ук, биредә спорт ралли ярышларында җиңгән атаклы автомобильне да күрергә мөмкин. Күргәзмәнең бер өлеше — парламент бинасында, ә икенчесе Дәүләт Советы каршында ачык һавада урнашкан. «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе 25 нче октябрьга кадәр дәвам итә.
Чулпан Әмири, Алия Хафизова, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары.









