Казанда башкорт халык шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримне искә алдылар. Аның тууына быел – 105 ел.Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Казанда Мостай Кәримне искә алу аның скверында әдәби-музыкаль чара булып барды. Һәйкәленә чәчәкләр салынды. Ике тугандаш республиканың дуслыгын ныгыткан чарада Татарстан һәм Башкортстан язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, Мостай Кәрим фонды вәкилләре, артистлар катнашты.
Мостай ага күпмилләтле зур илебезнең гомум кешелек мәдәнияте байлыгы.
Башкорт халкының данлыклы улы Мостай Кәрим дөнья әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш керткән, башкорт әдәбиятын яңа дәрәҗәгә күтәргән шәхес.
Мостай Кәримнең Агыйдел буйларында, Урал тауларында кабынган иҗаты хәзер күпмилләтле Россия шигъриятенең иң якты йолдызлары рәтендә балкый.
Ләлә Зәйнуллина. Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.









