«Татар радиоуниверситеты». Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Резидә Зәйни остазлык итә. Татар матбугаты тарихы сәхфиәләре. 2 нче чыгарылыш.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология хакында сөйләштек. Без тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрдек. Ул — татар матбугаты тарихына багышлана.
Ә сез беләсезме, бик тиздән, 2 сентябрьдә, беренче татар газетасы — «Нур» чыга башлауга 120 ел тула!
Студиябездә филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Резидә Локман кызы Зәйни остазлык итә.
1. Узган тапшыруда без Каюм Насыйри календарьларының татар вакытлы матбугаты барлыкка килүгә керткән өлеше турында сөйләгән идек. 1905 елда чыга башлаган “Нур” беренче татар газетасы нинди шартларда кем тарафыннан барлыкка килә?
2. Беренче татар журналистлары алар кемнәр?
3. XX гасыр башында Казанда чыккан татар газеталарына кыскача тасвирлама.
4. “Йолдыз” газетасында кемнәр эшләгән?
5. Газеталарның чыгу вакыты ничек булган?
6. Ә Казанда бу елларда типографияләр күп булганмы? Газеталарны кая бастырганнар?
7. Татар вакытлы матбугаты классификациясе.









