Һәр атна кич 18.00 сәгатьтә Кабан күле буенда шәһәребез халкын, башкалабыз кунакларын татарча биеткән, җырлаткан һәм гореф-гадәтләребез белән таныштырган “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты турында сөйләшергә дип җыелдык. Быел аның башланып китүенә 5 ел! Һәм бик тиздән, 29 нчы август көнне, Кабан күле буенда кабат кызу, дәртле булачак! Чөнки бу көнне бию ярышында иң оста биючене ачыклаячаклар. Һәм проект тарихында беренче тапкыр аңа 300 мең күләмендә бүләк тапшырылачак.
Бүген бездә кунакта – атказанган биючеләр! Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Алсу Мәгъсүмҗанова һәм актер, режиссер хәзер инде биючеләр сафын тулыландырган Булат Гатауллин










