Чыгарылышыбызны музейлар тарихы сәхифәсе белән дәвам итәбез.Бүген сүз, башкалабыз Казанда әле бер ел элек кенә ачылган «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге турында. Музей мөхите Чулпан Әмири язмасында.
Суд системасының үсеш тарихы ничек үзгәргән, беренче юстиция министры кем, законнар нинди булган? Болар хакында Казанның иң яшь — «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә белергә мөмкин. Бу Татарстан Милли музееның 15 нче филиалы. Россиянең бер генә почмагында да мондый музей мәгариф үзәгенә тиңнәр юк.Тантаналы ачылышы узган елның 30 нче сентябрендә узды.
Биредә 100 дән артык экспонат бар. Алар гадел хөкем тарихы, Россиядә юстиция системасын торгызу тарихы белән таныштыра.Иң күренекле экспонатлар Александр беренче белән бәйле, нәкъ шул вакытта Россиядә юстиция министрлыгы барлыкка килгән дип санала. Бу ведомство 1802 елның 8 сентябрендә Александр I манифесты белән оештырылган.










