Күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиевның «Партизан Зәки Нури» исемле романы дөнья күрде. Татарстан язучылар берлегендә әлеге китапны тәкъдим итү чарасыннан Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Китап сөючеләргә тәкъдим ителгән әдәби-документаль роман күренекле шагыйрь, озак еллар дәвамына “Казан утлары” журналын һәм Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән легендар партизан, Бөек Ватан сугышы каһарманы Зәки Нурига багышлана.
Олпат әдәбият белгечләренең күренекле татар шагыйре Зәки Нури турында әйтер сүзе шактый. Басманы тәкъдим итү чарасына Зәки Нуриның сеңлесенең кызы да килгән иде.
Кылычы һәм кәламе белән илбасарларга каршы сугышкан, каһарманнарның берсе ул Зәки Нури. Соңгы көннәрдә ватанпәрвәрлек темасы әдәби әсәрләрдә киңрәк урын ала бара. Әлеге китап Татарстан язучыларының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына керткән чираттагы җитди өлеше.
Бөек җиңү каһарманнарына багышланган басмаларның китап киштәләребезне баетуы, аеруча куанычлы.










