Кытай һәм Россия яхшы күршеләр булып яшәүнең һәм дуслыкның кадерен белә. Мәдәниятебездә, гореф-гадәтләребездә дә уртак яклар күп. Тарихи юлыбыздагы кисешүләр дә моның шулай икәнен исбатлый.
Быел Кытай белән Россия арасында дипломатик элемтәләр урнаштыруга 75 ел тула. Шушы еллар дәвамында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне сыйфатлы үстерү буенча актив эш алып барыла. 2019 һәм 2023 елларда ВГТРК һәм Россиянең башка әйдәп баручы медиамәйданчыкларында Кытай Медиакорпорациясе тарафыннан төшерелгән «Си Цзиньпинның яраткан канатлы әйтемнәре» тапшыруының беренче һәм икенче сезоннары күрсәтелде. Әлеге тапшыру уңышлы булып чыкты, киң аудитория тарафыннан җылы кабул ителде. Бу көннәрдә әлеге тапшыруның өченче сезонына старт бирелде. Тапшыру Кытай мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Программа өчен борынгы кытай текстларыннан классик цитаталар җентекләп сайлап алынган. Аларны Си Цзиньпин үзенең чыгышларында, мәкаләләрдә һәм әңгәмәләрдә кулланган. Өченче сезон ВГТРК платформаларында, «зур Азия» телеканалында күрсәтеләчәк, шулай ук «Российская газета»сайтында урнаштырылачак. Һичшиксез, Бу проект безнең дуслыгыбызны ныгытачак. Киләчәкне без бергә язарбыз!









