Операция үзәге 30нчы октябрьгә кадәр эшли. Ул халыкара вакыйганы үткәрүне контрольдә тота.
Объект Ай-Ти паркта урнашкан. Аның төп бурычы — барлыкка килгән сорауларга һәм мөмкин булган штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирүне тәэмин итү. Үзәк белгечләре тәүлек буе эшли — катнашучыларның килү графикларын, объектларның эш башлану һәм тәмамлануын, вазгыять статусын күзәтә. Беренче көнне катнашучылар һәм дәүләт башлыклары тарафыннан мөрәҗәгатьләр һәм сораулар күп булды, әмма үзәк җитәкчесе Азат Кадыров сүзләренчә, барысы да уңышлы үтте һәм эш штат режимында дәвам итә.









