Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 18 дөньякүләм танылган күренекле галимнәрнең плакатларын ясау эшен төгәлләгән. Хәзер ул плакатлар мәктәпләргә таратылган. Тулырак Ләлә Зәйнуллина репортажында.
Гадәттә мәктәптә химия кабинетында без Менделеевның портретын искә төшерәбез, ә рус әдәбияты кабинетында Пушкинны. Казанның 113нче гомуми белем бирү мәктәбе диварларын хәзер дөньякүләм танылган татар шәхесләре плакатлары бизи.










