Татарстан Республикасы сайлау комиссияләре Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек эшләрен төгәлли. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көненә кадәр ике көн вакыт калды. Төбәкнең сайлау комиссияләре системасы сайлауларны уздыруга тулысынча әзер: сайлау бюллетеньнәре территория комиссияләренә китерелде, участокларда видеоконтроль чаралары монтажланды, хәзер технологик җиһазлар урнаштырыла.
«Федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә башкарылган барлык әзерлек эшләре үтә күренмәле, легитим һәм ачык тавыш бирүне тәэмин итәр дип ышанам. Без комиссияләр белән даими элемтәдә, теләсә нинди сорауларга оператив рәвештә җавап бирергә һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә булышырга әзер», — дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстан сайлаучылары өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар элемтә» телефоны эшләвен дәвам итә. Белгечләр 500дән артык шалтыратуны эшкәрткән инде. Мөрәҗәгатьләр +7 (843) 292-84-33 телефоны буенча 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.










