Бу минутларда сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация пунктлары да үз эшчәнлеген башлап җибәрде — Казанда алар 89 урында урнашкан.
18 яше тулган һәркем прививка ясата ала, үзең белән паспорт һәм медицина полисы булырга тиеш. Вакцинация кичке сәгать җидегә кадәр уза. Пунктлар мәктәпләрнең медицина кабинетларында оештырыла.










