Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуга әзер булуын белдерде. Бу хакта Украина лидеры Sky News Британия телеканалына биргән интервьюсында хәбәр иткән.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашу өч яклы булырга һәм АКШ Президенты Дональд Трамп катнашында узарга тиеш. Моннан тыш ул, өч Президентның уртак сөйләшүләрен уздыруга ризалыгын белдерде, әмма алар Мәскәүдә узарга тиеш түгел, дип ассызыклады.
«Әгәр бу өч яклы очрашу булса, без ниндидер нәтиҗә алыр идек дип уйлыйм», — дигән Зеленский.










