Быел татар халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 100 ел. Шул уңайдан 11 сентябрьдән Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында аңа багышланган күргәзмә эшли башлады.
Шулай ук язучының туган көнендә Арча районында каберен зиярәт итү , һәйкәленә чәчәкләр салу, иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә кебек аны искә алу чаралары уза.










