“Варисларга васыять”. Аяз Гыйлаҗев.
Әдипләребезнең васыятьләрен каян эзләргә? Әлбәттә инде, аларның әсәрләрннән. Әйе, кайчандыр халык язмышын, туган тел язмышын кайгыртып иҗат иткән бу олпат шәхесләр үз үз әсәрләренең персонажлары теле белән үзләреннән соң җиргә киләчәк буыннарга васыятьләрен әйтеп калдырганнар. Алар нәсихәт булып та, кайвакыт кисәтү булып та яңгырыйлар.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйлаҗевның якты рухына багышлана. Һәм анда нәкъ менә әдипнең әсәрләренә нигезләнгән радиоспектакльләрдән өзекләр һәм аның радиобызда сакланучы үз тавышын ишетерсез.
Тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.










