«Хәерле сәгатьтә!» Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Рәисе вазыйфаларын үтәүгә керешете.
Иң элек, сәхнәгә тантаналы рәвештә Татарстан, Россия Федерациясе байраклары, шулай ук ТР Рәисе хакимияте символы булган штандарт чыгарылды. Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп ант итте.
Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары вазыйфага керешү тантанасын тәмамлап куйганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан башлыкларыннан котлау телеграммаларын укыды. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановка ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин исеменнән котлау укыды.
. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Үзенең котлау сүзендә билгеләп үткәнчә, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов 15 ел дәвамында халыкның иминлеге турында зур кайгыртучанлык күрсәтә.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында үзе үк билгеләп үткәнчә зур горурлык хисе белән Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова да чыгыш ясады.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны ил агасы иткән халыкка ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге ил Хөкүмәтенә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка шәхси ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт һәм тирән хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Соңгы биш елда Татарстан пандемия, санкцион басым һәм икътисади элемтәләрне үзгәртү алдында үзенең тотрыклылыгын ачык күрсәтә. Республика-илнең терәк регионы.
Татарстан үсешенең төп юнәлешләрен Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына Юлламасында тәкъдим итәргә вәгъдә итте. Ә вазыйфага керешү тантанасы көчле һәм озакка сузылган алкышлар белән тәмамланды-зал аягүрә басып кул чапты.
Татарстан мөфтие әлеге вакыйгага карата фикерен Әлү Гыймран” сүрәсе, 26нчы аятенә нигезләнеп әйтте.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы — һич арттырусыз тарихи вакыйга булган урын. Турыдан-туры трансляция теле һәм радио эфирында, шулай ук интернет челтәрендә алып барылды. Югары уку йортлары студентлары да, Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе белән котларга килде.
Мөршидә Җиһан , Инна Данилова, Алмаз Хәкимов, Владимир Юрков, Алексей Уразайкин, Дима Второв Татарстан яңалыклары










