“Күңел белән күрәм һәм ишетәм” проекты “Ярдәм” фондының күрү сәләте чикләнгән кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру проекты 2025нче елның икенче конкурсында җиңү яулап, 10 000 000 сумнан артык ярдәм алган.
Әлеге проект 2006нчы елда ук үз эшен башлап җибәрә, тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдырылган. Биредә проектның тарихы, аның хәзерге вакытта гамәлгә ашырылуы, социаль тернәкләнү юнәлешен үстерү планнары турында сүз барды.
Төп бурыч күрү сәләте чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, мәрхәмәтлелек юлын киң җәмәгатьчелеккә таратып, җәмгыятьнең игътибарын мохтаҗларны тернәкләндерү эшенә юнәлтү. Ярдәм фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен махсус курслар алга таба да дәвам итә, тиешле шартлар тудырыла. Бирегә төрле төбәк, илләрдән киләләр.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.










