Болгар ислам академиясендә «Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә динара диалогның роле» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фәнни чара Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә оештырылды. Фәнни дискуссиядә Россия һәм чит илләрдән килгән дин белгечләре, тарихчылар, мәгариф оешмалары вәкилләре, дөньяви һәм дини югары уку йортлары мөгаллимнәре, студентлар, шулай ук махсус хәрби операция җирендә булучылар катнашты. Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыятьтәкөнүзәк тема.Динара тынычлыкны һәм татулыкны саклау илне көчле һәм Бердәм итә, аның территориаль һәм идеологик бөтенлеген тәэмин итә.










