Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл” дип исемләнгән Халыкара фәнни семинар уза. Фәнни — гамәли чарада Ләлә Зәйнуллина катнашты.
Әлеге чара быел бишенче тапкыр уза. Заман таләп иткәнчә, татар гыйлемен, фәнен өйрәнүдә цифрлы технологиялар куллануны максат итеп куя. Фәнни семинар эшендә чит ил галимнәре дә катнаша. Соңгы елларда Мәскәү, Петербург өлкәләреннән кызыксынучылар арткан.
Семинар эшенең төп юнәлешләре : 20-21 гасырда татар белеме, әдәбияты, тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте буенча тикшеренүләрдә яңа юнәлешләр, алымнар куллану. Шулай ук, милләтара контекста милли диаспоралар, гуманитар чагыштыру перспиктивалары, Урал халыклары телләре, мәдәниятнең узара бәйләнеше.
Әлеге чара башка төбәкләрдән тәҗрибә уртаклашу, татар гыйлемен өйрәнү, фикер алышу мөмкинле бирә.
Бүгенге көндә Татарстан фәннәр академиясы Тел әдәбият сәнгать институты базасында күләмле эшләр алып бара. Татар дөньясының мирасы бәяләп бетергесез зур, бай. Аны киләчәк буыннарга тапшыру мөһим.
Ләлә Зәйнуллина. Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.










