Көз җитүгә, салкын тиеп авыручылар саны да арта. Республикада гриппка каршы массакүләм вакцинация дәвам итә.
Шулай ук Казанның 6 метро станциясе янында вакцинациянең мобиль пунктлары эшли.Аларның эш вакыты бер сәгатькә кыскарды.Хәзер прививканы иртәңге сәгат 7:30 дан кичке сәгат 18:00 гә кадәр ясатырга була. Вакцинацияне «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында узарга мөмкин.Быел көздә респбуликада барлыгы 2 миллион 400 мең кешегә грипптан прививка ясату планлаштырыла.










