Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа төбәкләрнең Россиягә кушылу көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү уңаеннан Телеграмм-каналында котлау язган.
«Дуслар, Донбасс һәм Новороссиянең Россиягә кушылу көне белән котлыйм! Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшләрен дәвам итә. Без бергәләп теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз һәм җиңүгә ирешәчәкбез!» — дип яза ТР Рәисе үз мөрәҗәгатендә.
Искәртик, 2022 елның 23-27 сентябрендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар узды, анда күпчелек гражданнар Россия белән бергә булырга теләк белдерде. 30 сентябрьдә Кремльдә Россия составына яңа территорияләрне кабул итү турында килешүләрне имзалау тантанасы узды.










