Бүген 30 нчы сентябрьдә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре Россия белән кушылган көн. Ил тарихында әлеге әһәмиятле көн уңаеннан бәйрәм чаралары барлык Татарстан районнарында да уза.
Казанның Җиңү паркында иртәнге сәгать унда Мәңгелек утка чәчәкләр салу, Һәлак булган батырларны һәм Ватанны саклаучылар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алалар. Бауман һәм Петербург урамнарында, республиканың эре шәһәрләрендә волонтерлар ватанпәрвәрлек чаралары уздыра. Юстиция тарихы музеенда «Татарстан — Лисичанск — Рубежное»: дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Экспозиция хәрби хәрәкәтләр барышында җимерелгән Донбасс шәһәрләрен торгызу һәм аларны тыныч тормышка кайтаруның уникаль фотоларын тәкъдим итә. Мәктәпләрдә тематик дәресләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар уза.










