9 нчы октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсе була. Шул уңайдан матбугат конференциясе узды. Очрашуда Фатыйх Сибагатуллинның тормыш юлына багышланган, яңа гына басылып чыккан истәлекләр китабын дә тәкъдим иттеләр. Ул үзе дә бик күп китаплар авторы. Үзе иҗат иткән 2 дистәдән артык китаплары бар. 75 яшьлегенә багышланган искә алу кичәсенә Татарстаннан гына түгел, ә чит төбәкләрдән дә кунаклар килүе көтелә.










