Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды, ул 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итә. Татарстаннан 3 мең ярымнан артык кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. Егетләрне хезмәт итү урыннарына 15 октябрьдән озата башлыйлар.
Республиканың хәрби комиссариатында билгеләп үткәнчә, көзге чакырылыш компаниясе, хәрби исәпкә алуның бердәм реестрының дәүләт мәгълүмат системасын кулланып үткәрелә.










