Виртуоз музыкант һәм композитор Марса Макаровның тууына 85 ел.
Иртәгә, 28 октябрьдә, халкыбызның сөекле бер кешесе, виртуоз музыкант һәм композитор, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның тууына 85 ел тула.
Ул үзе 2016 елдан бирле Бакыйлыкта, безнең күңелләрдә аның онытылмас җырлары, ул башкарган музыкаль әсәрләр, җырчыларыбызга уйнаган язмалары һәм әдәби мирасы күңелләрдә яшәп калды. Шөкер, радиобыз фондында аның катнашындагы тапшырулар да шактый. Бүген без әнә шундый язмаларның берсен – моннан ун ел элек аның 75 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән тапшыруны кабатлап тыңларбыз.










