“Варисларга васыять”.
Сәхифәнең бүгенге чыгарылышы халкыбызның бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Россиянең “Алтын Апполон” премиясе лауреаты Илһам Шакиров рухына багышлана.
Татарстан радиосы фондында аның башкаруында 300 гә якын җыр, дистәләрчә ул катнашкан тапшырулар саклана. Бөек җырчы бакыйлыкка күчкәч, аны юксынап, шул язмаларны тыңлап утырабыз да, гаҗәпкә-таңга калабыз. Баксаң, кабатланмас моң иясе генә түгел, тирән фикер иясе дә булган икән Илһам Шакиров.










