Күренекле татар драматургы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә премьера. Илгиз Зәйниев куелышындагы “Сөяркә” спектаклен студиябезнең операторы Ленар Хәбибуллин белән бергәләп карап кайттык.
Туфан Миңнуллинның “Сөяркә” драмасы беренче тапкыр Камал театрында 1996 елда режиссер Марсель Сәлимҗанова куелышында дөнья күрә. Драматургның әсәре тамашачы да ул вакытта ук күп сораулар тудыра.
Илгиз Зәйниев кабат ир-ат белән хатын-кыз арасында булган мөнәсәбәтләргә, килеп туган четерекле проблемаларга җавап эзли.
Яңа спектакль Камал театрының Шәрык залында куелды. Мәйданчыкның барлык мөмкинлекләрен дә режиссер отышлы файдалана алган.
Актерларның уйнау осталыклары турында сөйләп китсәң, аерым бер язмага лаек булырлык. Эшмәкәр һәм ике бала әтисе Хәбир ролендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин. Әнисәне Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Гәйфетдинова башкара. 36 яшьлек укытучы Әнисә ун елга сузылган аралашудан соң, мөнәсәбәтләрнең катлаулыгы турында уйлана, бу гөнаһ, дигән фикерне сөяркәсе Хәбиргә җиткерергә тырышы.
Актерларның якынлыгы тамашачыларга сәхнәдә барган вакыйгалрның эченә үк үтеп керергә ярдәм итә. Геройлар белән алар да, мәхәббәт гөнаһ мы, дигән сорауга җавап эзли. Әлбәттә кеше үз язмышын үзе сайлый, җаваплар да шуңа бертөрле генә була алмый.
Эльза Әхмәтҗанова, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.










