Татарстанның иң оста комбайнерлары ачыкланды.
Бүген Сарманда урак алдынгылары билгеле була. Анда яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»17 нче республика конкурсының финалы уза. Ярышның иң кызыклы мизгелләрен зур игътибар белән хәбәрчеләребез дә күзәтте.
Яшь комбайнчыларының 17 нче конкурсын традиция буенча алдагы фестивальдә катнашучы Саба һәм быелгысы уза торган Сарман вәкилләре ачты. Ачылу парадында-һәр районнан иң яхшы яшь механизаторлар катнашты. Шул исәптән Кайбыч районыннан Булат Зиннуров та.










