Татарстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булган иде. Шул көнгә туры китереп “Курган“ мемориаль комплексында һәйкәл ачу мәрасиме узды.
Разил Вәлиев – безнең иҗтимагый-сәяси дөньябызда җигелеп эшли торган шәхесләребезнең Берсе иде. Әмма ул,– барыннан да элек, әдип, ягъни әдәбиятның төрле жанрларында үзенең осталыгын күрсәткән язучы. Прозада дисәң, мавыгып укыла торган повестьлары, драматургиядә, публицистикада актуаль яңгырашлы, үтә дә төзек телле әсәрләре аның киң колачлы һәм күпкырлы каләм остасы булуы турында сөйли. Мәгәр иң мөһиме, ул – шагыйрь, шигъри сүз остасы.
Бергә хезмәт куйган елларыбызны искә төшерәм. Аның хезмәтен, республика үсешенә һәм халыкара тынычлыкка керткән өлешен искә алабыз. Без аңа мәңге рәхмәтле!
Конституциягә татар теле дә дәүләтнеке буларак аның тәкъдиме белән язылды дип искәртте үз чыгышында парламент рәисе.Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шагыйрь мирасының бөтен татар мәдәнияте өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.
Хәзерге эстрадабызда зур урын биләгән матур җырлар арасында аның җыр шигърияте үзенең эчтәлеге, тематик колачы, аһәңле яңгырашы белән бик үзенчәлекле дөнья хасил итә.
Әлеге вакыйга үз гомерен татар әдәбиятына, мәдәниятенә һәм җәмгыятенә хезмәт итүгә багышлаган шәхескә тирән хөрмәт белдерү үрнәге. Тантанада катнашучылар билгеләп үткәнчә, Разил Вәлиев талантлы шагыйрь һәм публицист кына түгел, ә тулы бер буын өчен әхлакый маяк иде.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв.Татарстан яңалыклары.










