Атналык күзәтү.
Мәскәүдә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның эшлекле очрашуы узды. Инфраструктура үсеше һәм яңа төбәкләрне торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстанда «Күрше» дигән яхшы күршелек һәм ишегалды вакыйгалары фестиваленең кышкы сезоны ачыла.
Республикабызда яшәүчеләрнең күбесенә милек өчен салым түләү турындагы хәбәрнамәләр килеп иреште. Узган ел өчен исәпләнгән салым түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Республикада Күрмәүчеләр айлыгы уза. Ул 15 октябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара Ак таяк көненнән башланып 13 ноябрьгә — Халыкара күрмәүчеләр көненә — кадәр дәвам итәчәк.










