Галиәсгар Камал исемендәге яңа театр бинасында сәламәтлекне саклау технологияләренә багышланган «Яшьләр иминлеге – өстенлекле эш юнәлешебез» республика конференциясе уза.
Чарада катнашу өчен яшүсмерләр һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау өлкәсендә эшләүче белгечләр чакырыла. Конференция тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлектә нәтиҗәгә ирешүгә комачаулый торган деструктив тәртипне булдырмау өлкәсендә заманча алымнар куллану турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчык. Чарада балалар һәм яшьләр, шулай ук аларның ата-аналары белән аерым эшләү мәсьәләләренә игътибар бирелә. Чарага төп спикерлар буларак психологлар, галимнәр, наркологлар, медицина хезмәткәрләре чакырылган.










