Татарстан Күпфункцияле үзәге ноябрь бәйрәмнәренә эш графигын хәбәр итте.
1 һәм 5 ноябрьдә татарстан халкын республиканың барлык 60 офисында, шулай ук Казанның Авангард урамы, 74 йорт адресында урнашкан мигрантлар белән эшләү бүлегендә кабул итәләр. 3нче ноябрьдә исә халыкка 30 офиста һәм Казанның мигрантлар белән эшләү бүлегендә хезмәт күрсәтә. Бу көнне кайбер муниципаль районнардагы һәм филиаллардагы офислар эшләми. 4нче һәм 6нчы ноябрьдә «Минем документлар» офисларының барысы да ябык була.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бу эш атнасы шимбәдән, 1нче ноябрьдән, ял көнен дүшәмбегә, 3нче ноябрьгә, күчерү сәбәпле алты көнлек була.










