Бүген без сезнең игътибарга бик тә матур һәм милли чаралардан репортажлар тәкъдим итәргә уйладык.
Халкыбызның йолаларын, гореф — гадәтләрен яшь буынга җиткерүне, бергәләп татар әдәбияты классикларын өйрәнүне максат иткән «Аулак өй- көрәш» төбәкара проекты 2025/2026 уку елы сезонын ачып җибәрде. Гадәттәгечә, проект шәһәрләребезнең, районнарыбызның, алай гына да түгел илебезнең балалар бакчалары, мәктәпләре буенча сәяхәт итә.










