«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы-драматург Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Китапта тупланган «Теләк», «Сигезле бию», Фатих Әмирханның «Хәят» хикәясенә нигезләнеп язылган «Яшел һәм кызыл» драмалары берничә ел элек Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары сәхнәләрендә куелган иде инде.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы, драматург Равил Сабырны котларга остазлары, каләмдәшләре, журналистлар һәм укучылар җыелган иде.
Берничә әсәрне бер басмага туплап чыгару язучы өчен шулай ук зур вакыйга.
Авторның Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган ачык әдәби конкурс өчен махсус язылган «Фәхрине үтереп ташладылар» романнын да укучылар яратып кабул иткән иде. Әсәрдә туксанынчы еллар, сурәтләнә, ләкин алар яңа яссылыкта ачылган.
«Абага алмасы ачы була» дип исемләнгән яңа китапка кергән әсәрләр әдәбият сөючеләр өчен дә кызыклы булыр һәм башка сәхнәләрдә дә дөнья күрер әле.
Ләлә Зәйнуллина. Фәрид Җәләли. Татарстан яңалыклары.









