“Газиз тавышлар”
Хәерле кич, хөрмәтле тыңлаучыларыбыз! Концертыбызны бөек җырчыбыз Илһам Шакиров башкарган җырлардан төзедек һәм без бу юлы соңгы вакытларда эфирда сирәгрәк ишетелеп, тыңлаучыларыбыз күңеле тансыклаган җырларны сайлап алдык.
“Иркәмә”. Заһид Хәбибуллин музыкасы, Гамир Насыйри шигыре.
“Кайтам инде”. Сара Садыйкова музыкасы, Илдар Юзиев шигыре.
“Кама буе – туган як”. Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы, Роберт Әхмәтҗанов шигыре.
Концертыбызны Рөстәм Яхинның Мостафа Ногман шигыренә иҗат иткән “Күзләрем тик сине эзлиләр” дигән җыры белән дәвам иттерәбез.
Сез бөек җырчыбыз Илһам Шакиров язмаларыннан төзелгән концерт тыңлыйсыз. “Минутларны ник саныйсың?”. Зиннур Гыйбадуллин музыкасы, Роберт Әхмәтҗанов шигыре.
“Кыйдаш”. Таһир Кәримов музыкасы, Мостай Кәрим шигыре.
Илһам Шакиров язмасында Мостай Кәрим шигыренә иҗат ителгән тагын бер җыр — “Өченче көн тоташ кар ява”. Сара Садыйкова музыкасы,
Концертыбызны Фәтхерахман Әхмәдиевның Хәсән Туфан шигыренә язган “Ромашкалар” дигән җыры белән тәмамлыйбыз.
“Татарстан радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров язмаларыннан төзелгән концерт тыңладыгыз.
			









