Татарстанда ноябрь аенда уртача температура климатик нормадан бер градуска югарырак була. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
Көзнең өченче ае өчен климат нормасы республикада -2,7 градус, ә Казанда -2,5 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача температура -1,7 һәм -1,5 градус булачак.
Төбәктә айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык нормага якын була, дип фаразлана. Норма күрсәткече Татарстанда 38 миллиметр, ә республика башкаласында 45 миллиметр тәшкил итә.
Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге якындагы биш көндә аномаль җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр иткән иде.









