Күпмилләтле Татарстан халкы өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе. Шул җәһәттән Казан шәһәр ветераннр советы да гел милләтара дуслыкны чагылдырган бәйрәмнәр оештыра. Яшь күңелле өлкәннәр белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан аралашып кайтты.
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә ди әлеге бәйрәмне оештыручылар.
Вахитов районы исеменнән чыгыш ясаучы Гөлсинә Мурзакова ханым милли ризык та әзерләп килгән.
Гөлсинә ханым Казан федераль университеты ветераннары советы әгъзасы. Хисапчы булып эшли. Әмма чыгышы бер дә артистлардан ким түгел.
Сәхнәгә чыгарга әзерләнүче бертөркем мари халкы вәкилләре белән дә аралашып алдык.
Роза Егорова мари милли ашларын бик оста пешерә икән. Мари хатын- кыз кием үзенчәлекләрен дә аңлатты.
«Буран әбиләре» чабаталары белән ут уйнаткан иде бит әле. Мәскәү районы ветераннары да шулардан калышмый. Әлеге бәйрәм концерты да — республикабызда милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге.
Мөршидә Җиһан. Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.










