Бүген безнең “Яшьлек аланы” җырга-моңга бай булачак. Сез беләсездер, без яраткан җырлар авторы, сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың җырлары – беркайчан да картаюны белми торган яшьлек җырлары. Аларны безнең әби-бабайларыбыз җырлаган, аннары алар әти-әниләребезнең яшьлек җырлары булган. Хәзер инде аларны без дә кабул итеп алдык.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында без композиторның яшь буын җырчылары башкарган җырларын тыңларбыз.










