Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдим даими рәвештә бара. Кукмара районы волонтерлары 64 тапкыр гуманитар ярдәм алып барган.
Киләсе сәфәргә алар 13нче автомунчаны-Ижаудан Кукмарага берничә көн элек кенә китерелгән автомобильне әзерлиләр. Алдагы модельләр кебек үк, бу автомунчага барлык кирәкле әйберләр дә тутырыла. Монда юынырга гына түгел, кием-салымны юу өчен кер юу машинасы да урнаштырыла.Төзелеш эшләре белән беррәттән, волонтерлар актив рәвештә гуманитар ярдәм җыя. Хәрбиләрдән даими рәвештә гаризалар килә, һәм аларны тиз аврада үтәү өчен күбрәк ярдәм кирәк. Чакыруларга күбрәк кеше җавап биргән саен, волонтерлар тизрәк солдатларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә ала.










