Шушы көннәрдә Республикабызның Милли китапханәсендә «Текст» дип исемләнгән китап фестивале узды. Быел программа китапханәнең 160 еллыгына багышланды. Чараның берсе Татарстанның Фәннәр академиясе академигы Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Китап белгече, академик Әбрар Кәримуллин татар басма китабы тарихын беренче өйрәнүче. Галимнең татар телендә китаплары барлык китапханәләрдә саклана. Ләкин нәкъ менә Милли китапханә белән бәйләнеше аның аеруча нык. Милли китапханәдә Әбрар Кәримуллин үз эшчәнлеген 1991 елда башлый. Һәм биредә эшләү дәверендә, галим фәнни-популяр мәкаләләрен бастыра. Студентлар өчен китапханә тарихы, аның фондлары, китап белән эшләү кагыйдәләре турында лекцияләр алып бара.Үз истәлекләре белән галим турында профессор Зөфәр Рәмиев та уртаклашты.
Шулай ук чарада галимгә багышланган «Археография һәм китап белеменә кереш: кичә, бүген, иртәгә» дигән күргәзмә дә оештырылды. Гомүмән, китап фестивале кысаларында китап ярминкәсе, язучылар белән очрашулар, остаханәләр узды.
Чулпаен Әмири, Альберт Сәфиуллин.










