Быел илебездә Гаилә елы игълан ителде. Тапшыру “Медтехника” җәмгыяте эшчеләре Эльмира һәм Илшат Әхмәдуллиннарга багышлана. Алар икесе дә җырга-моңга гашыйк кешеләр, башкаларга үрнәк булып яшиләр. Тапшыруда аларның зур сынаулар узулары, Илшат ел буена хастаханәдә ятканда да мәхәббәтләрен саклап калулары турында сүз бара. Тыңлаучыларга алар башкаруында җырлар тәкъдим ителә.










