Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның якты рухын искә ала торган көннәребез. Узган елның 20 октябрь көнендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Хәзер, хәтер яңартып, игътибарыгызга радиобыз фондында сакланучы кадерле бер язма тәкъдим итәрбез. Ул 2022 елның 4 гыйнварында эфирга чыккан тапшыру. Ул көнне Разил Вәлиев үзенең 75 яшьлек юбилеен безнең тыңлаучыларыбыз белән бергәләп билгеләп үткән иде һәм менә хәзер шул чаклар сагынып сөйләргә генә калды.










