Мәгълүм булганча, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Халык уен кораллары оркестры 20нче октябрьдән 14нче ноябрьгә кадәр Кытайда гастрольдә.
Әлеге дәвамлы сәфәр Шанхай каласыннан башланып киткән иде. Оркестр Шанхай опера театрында 21 октябрьдә чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, әлеге тур үз карамагында йөз ләгән опера театры булган China Poly Group ширкәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Моннан тыш оркестр Ганьчжоу, Чжучжоу, Сяогань, Лицзинь, Янтай һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясый.
Коллектив Кытай тамашачысына махсустөзелгән программа тәкъдим итә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әсәрләр дә бар. “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: “Бу гастрольгә өметләребез зурдан. Аның гамәлгә ашырылуында безнең яктан да, Кытай ягыннан да ярдәм зур булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтебез чиксез”, – дигән иде. Шунысын да искәртик, Россия-Кытай мөнәсәбәтләрендә мондый масштаблы турне әле беренче мәртәбә оештырыла.
Әле тәкъдим ителгән видеолар Янтай каласыннан. Оркестр анда 30нчы октябрьдә чыгыш ясады, шулай ук Юйхуандин башлангыч мәктәп укучылары белән очрашуда булды. Мәктәп балалары оркестр алдында чыгыш ясады, Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестрыннан осталык дәресе дә алды. Кытайда оркестрның һәр чыгышы зур кызыксыну белән кабул ителә. Бигрәк тә оркестр башкаруында “Мин яратам сине, Кытай” әсәре яңгыраганда зал алкышлардан шаулап тора.










