Казан Ратушасында Шәрык базары Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы узды. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Фестиваль елдан-ел географиясен киңәйтеп кенә калмый, ә халыкара мәдәни элемтәләрне, милләтара мөнәсәбәтләрне киңәйтү мөмкинлеген дә бирә. Быел шәрык базарына Россиянең 20 төбәгеннән, 40 якын һәм ерак чит илләрдән (шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән) катнашучылар җыелды .Фестиваль матди яктан да, оештыру буенча да республика җитәкчелеге тарафыннан ел да игътибар үзәгендә. Быел аны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты да булдырылды.
Быел фестивал 10 көнлек эчтәлекле программасы белән дә аерылып тора. Аерым алганда, Иртәгә, 14 ноябрьдә гарәп мәдәнияте көне уза. 17 ноябрьдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе оештырыла. Фестивальнең якын дусты, мәртәбәле кунагы, 50 ел туктаусыз иҗат итүче “Ялла” төркеменең концертын 19 ноябрьдә күрергә мөмкин.










