Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Chery компаниясе идарәсе рәисе Инь Тунъюэ белән очрашты. Ул Chery Automobile компаниясенә нигез салучыларның берсе булып тора һәм 25 елдан артык Кытайның иң эре һәм иң инновацион автомобиль җитештерүчеләренең берсе булган компанияне җитәкли. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Chery компаниясе тулы җитештерү-технология циклын тормышка ашыра – фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләреннән алып автомобильләрне серияле җитештерүгә һәм глобаль дистрибуциягә кадәр. Компания портфелендә гибрид модельләр һәм яңа буын электромобильләр дә тәкъдим ителгән.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Chery дөньяның иң эре 20 автоҗитештерүчесе арасына керде һәм экспорт буенча Кытай брендлары арасында алдынгы урыннарны алды. Шул ук вакытта компания Россия базарында иң күренекле чит ил автоҗитештерүчеләренең берсе булып тора.
Очрашуда компаниянең үсеш перспективалары, шул исәптән Россия, аерым алганда Татарстан Республикасы белән сәнәгать, технологик һәм фәнни хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.










