Казанның Апанай мәдрәсәсе бинасында Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Апанай мәчетенең 255 еллык юбилеена багышланган «Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды.
Апанай мәчете – Казанда Екатерина II боерыгы белән 1768-1769нчы елларда төзелгән ике таш мәчетнең берсе. Мәчет федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә.
Әлеге истәлекле вакыйгада шәрәфле кунаклар, җитәкчеләр, дин эшлеклеләре, галимнәр,тарихчылар, мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр, мәхәллә халкы, шул исәптән мәчетнең тарихи мирасын саклауга өлеш кертүчеләр, Апанай нәселен дәвам итүчеләр катнашты.
Түгәрәк датага бәйле рәвештә Апанай мәдрәсәсендә китапханә ачылышы чарасы узды.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары.









