Һәр көнне иң беренче чиратта һәрбер кешедә бүген һава торышы нинди дигән сорау туа.«Табигатьнең начар чагы булмый», – дип җырласалар да, һава торышы кешегә азмы- күпме тәэсир итә.
Синоптиклар , бүген 29 нчы октябрдә урыны белән яңгыр, җепшек кар явыр дип белдерде. Кайбер районнарда томан төшә. Җил көняктан урыны белән 14 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 6 градус җылы. Иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал. Шул уңайдан, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә кешеләрне , игътибарлы булырга чакыралар. Җәмәгат, шәхси трансопртларын йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, җәяүләләр урамнарны һәм юлларны кичкәндә сак булырга тиеш. Белгечләр вакытында кышкы тәгәрмәчкә күчергә киңәш итә.









