Саха (Якутия) Республикасы ил Тумэн, ягъни Дәүләт Җыелышында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашында утырыш узды, анда депутатлар, җәмәгатьчеләр, галимнәр дәүләт һәм рәсми Телләрне үстерү һәм саклау буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар теле һәм туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге парламент делегациясе составында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Марат Әхмәтов Якутиядә хакимият һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм телләрне саклауны төбәкнең милли идеясе дип атады.
Бу бик файдалы, уртак диалог, төрки чыгышыбыз йөрәкләребезне бәйли. Әйдәгез, бер-беребезгә телләребезне һәм мәдәниятләребезне саклауда ярдәм итик» дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Очрашу йомгаклары буенча туган телләрне өйрәнү программаларына даими ярдәм күрсәтү, туган телдә укыту статусын күтәрү һәм регионнарның мәгариф һәм мәдәни сәясәтен җайга салучы норматив-хокукый базаны камилләштерү зарурлыгы билгеләп үтелде.
Эшлекле сәфәр барышында якут язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре, милли китап нәшрияты коллективы, масс-медиа вәкилләре белән очрашулар да булды. Шулай ук Якутск шәһәренең Казан скверында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салынды.
Мөршидә Җиһан. Татарстан яңалыклары өчен










