Шәрык базары — «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә галимнәр дә катнаша. Татарстан Фәннәр Академиясеннән махсус репортаж.
Казанда «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге хәл һәм үсеш перспективалары» дигән II Халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференция уза. Чара «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында бара.
Әлеге киң масштаблы чара ачыктан-ачык фикер алышу урыны. Ул күп гасырлык рухи-мәдәни мирасны яңадан барларга, яңа идеяләр белән баетырга мөмкинлек бирә.
Быелгы фәнни гамәли утырышта: төрки-мөселман халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, милли мирас буларак традицион костюм; Россия халыклары телләрендә китап нәшер итү һәм вакытлы матбугат; мәдәниятләрнең рухи кыйммәтләрен күтәргән темаларга утырышлар эшли.
“Шәрык базары”нда фәнгә дә, җыр-биюләргә дә урын бирелеп башкалабыз Шәрыкны һәм бөтен Россияне берләштерүче мәдәни күпергә әверелде.
Ләлә Зәйнуллина, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.










