Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньга килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Визит кысаларында республика лидеры 14-16 ноябрьдә уза торган 27 нче Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә (China Hi-Tech Fair 2025) булды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, China Hi-Tech Fair 2025 – уникаль мәйданчык, анда аерым технологик эшләнмәләр генә түгел, ә тулы бер система: ясалма интеллект, цифрлы энергетика, биотехнологияләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмә барышында ул робот техникасы өлкәсендәге төп технологик карарлар белән танышты. Традиция буенча Шэньчжэньдагы күргәзмәдә сәнәгать автоматизациясе һәм акыллы системалар өлкәсендәге соңгы казанышлар тәкъдим ителә.
Медицина диагностикасы һәм ген инженериясе өлкәсендә ясалма интеллект системаларына аерым игътибар бирелде.
Күргәзмәдә катнашучылар ассызыклаганча, CHTF 2025тә тәкъдим ителгән эшләнмәләр бөтен дөнья базары өчен яңа стандартлар бирә.










